«Бөек хатын-кыз исемнәре»: тарихи экспозиция (12+)

20 октябрь көнне 6 нчы санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Бөек хатын-кыз исемнәре» дигән тарихи экспозиция үтте. 

Чара барышында балалар Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең төрле тормыш өлкәләренә сизелерлек өлеш керткән күренекле хатын-кызларның гадәти булмаган язмышлары белән танышты. Алар арасында – легендар очучы Мәгубә Сыртланова, дөньяга танылган композитор Софья Гобәйдуллина, актриса Чулпан Хаматова, опера җырчысы Аида Гарифуллина, театрның халык артисты Нәҗибә Ихсанова, фехтование буенча олимпия чемпионы Найлә Гыйләҗева…  Татарстанның бөек хатын-кызларын санап бетерү мөмкин түгел. Алар тарих булдыра, бүгенге һәм киләчәкне тудыра. Балалар әлеге талант ияләренең тормышыннан кызыклы күп кенә фактларны белде. Видеоматериаллар аларның театр һәм кинода ясаган чыгышларын күрергә, уртаклашкан истәлекләре һәм интервьюларын ишетергә мөмкинлек бирде.  
Шулай ук «Татарстанның хатын-кыз исемнәре» китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим ителде. Теләге булган һәркем республикабыз тарихына үзеннән өлеш керткән хатын-кызларның тормыш юлындагы билгеле булмаган битләре белән танышу өчен китаплар ала алды. 

Поделиться: